news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пермь краенда Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланган чаңгы ярышы булды

Чарада алты районнан 182 кеше катнашты.

Пермь краенда Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланган чаңгы ярышы булды
https://tatar-congress.org/

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Пермь краеның Барда округының «Колос» савыктыру комплексы базасында Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланган чаңгы ярышы узды.

Чарада алты районнан төрле яшьтәге 182 кеше катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җиңүчеләрне Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән БТК Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков сәламләде һәм бүләкләр тапшырды.

Чарада Барда округы башлыгы Хәлил Алпанов һәм Пермь крае татарларының Милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәлил Фәрвазетдинов катнашты, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot