news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТикТок блогер: Башкортстан татарларына беркайда да урын юк

Алия - Chudacu1 социаль челтәрләрдә башкортлаштыру сәясәтенә каршы торып, бәхәсләр алып бара.

ТикТок блогер: Башкортстан татарларына беркайда да урын юк

(Казан, 14 март, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). ТикТок блогер Chudacu1 — тумышы белән Башкортстаннның Мишкә районыннан булган Алия Башкортстан татарларына булган тискәре караш белән риза булмавын әйтте.

«Башкортстан татарларына беркайда да урын юк, Башкортстанда куалар сез татарлар дип, яисә үз халкыгызны сатыгыз да башкорт булып язылыгыз, диләр. Татарстанга килсәң, сез башкортлар, башкорт татарлары дип куалар. Кая барырга, белмим», — диде ул «Интертат» сайтында чыккан интервьюда.

Алия хәзерге вакытта Төмән өлкәсе Ишим шәһәрендә яши. ТикТокта аның 8 меңнән артык язылучысы бар. Ул еш кына башкортлаштыру сәясәтенә каршы фикерләрен әйтә, татар тарихына каршы булучыларга каршы тора.

«Тарихларга кереп, әллә нәрсәләр чокып чыгаралар, татарлар булмаган, сезне Ленин гына уйлап чыгарган, татар дигән халык юк, сез әллә кем белән катнашкан… Нишләптер бездә шулай, гел син башкорт, синдә барыбер башкорт каны ага, дип әйтәләр. Агамы, акмыймы, барыбер мин татар, мин үземне татар итеп хис итәм. Татарча телем ачылды, мин татар әнисе. Нәрсә акса да, мин татармын. Нигә татардан башкорт ясыйлардыр?» — диде Алия.

Алия үзе дә татар булганы өчен кыерсытылуга дучар булуын әйтте. Ул укырга кергәндә, башкорт булып язылган очракта өстенлекләр булуын, хәтта мариларның да башкорт дип язылуларын әйткән. Укыган вакытта татар тарихы белән кызыксынган өчен дә ул кисәтү ишеткән. Алия студент булган чагына урамда хурлап әйтү очраклары булуын әйтте.

«Бөтен халыкта да тинтәкләр бар. Мин бөтен башкортлар андый димим. Минем башкортларга бернинди начар карашым юк», — ди Алия. Аның фикеренчә, моңа каршы көрәшеп җиңү мөмкин түгел диярлек, игътибар итмәскә кирәк, ди ул. Алия фикеренчә, бу каршылыкның бернинди нәтиҗәсе дә юк, ул бары тик руслашуның көчәюенә генә китерәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100