Яшел Үзәндә «Тел ачкычлары» төбәкара конкурсы үтте

1нче урынга Яшел Үзән шәһәре 10нчы номерлы “Йолдызлык” Прогимназиясеннән Вәлиәхмәтова Зәринә һәм 26нчы “Дюймовочка” балалар бакчасыннан Нотфуллина Зәринә лаек булдылар.

(Казан, 14 март, "Татар-информ"). 12 март көнне 10нчы номерлы “Йолдызлык” Прогимназиясе нигезендә зур күләмле чара — «Тел ачкычлары» төбәкара конкурсы үткәрелде. Бәйге бишенче тапкыр Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан мәктәпкәчә яшьтәге балаларны берләштерде. Быел конкурсның эчтәлеге Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган иде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Жюри составында Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Рәес кызы, балалар шагыйре һәм драматург Рафис Корбан, шагыйрә Йолдыз Шәрәпова, Горький исемендәге мәдәният үзәгенең режиссеры Габдуллина Гөлнур Госман кызы, Балалар иҗат үзәгеннән өстәмә белем бирү педагогы Латфуллина Гөлфия Равил кызы катнаштылар.

Алар конкурсантларның югары дәрәҗәдә әзерләнеп килүен, чараның бик яхшы оештырылган булуын билгеләп үттеләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча абсолют җиңүче булып Осиново бистәсендәге 54нче “Йолдызчык” балалар бакчасында тәрбияләнүче Фәизова Әдилә танылды. 1нче урынга Яшел Үзән шәһәре 10нчы номерлы “Йолдызлык” Прогимназиясеннән Вәлиәхмәтова Зәринә һәм 26нчы “Дюймовочка” балалар бакчасыннан Нотфуллина Зәринә лаек булдылар.

2нче урынны Буа шәһәре “Кояшкай” балалар бакчасыннан Фазлыева Әминә, Балтач районы Чепья балалар бакчасыннан Григорьева Ясминә һәм Яшел Үзән шәһәре 20нче номерлы “Чыршыкай” балалар бакчасыннан Моэминов Мурат алдылар. 3нче урын Яшел Үзән шәһәре 55нче “Киләчәк” балалар бакчасыннан Гыйльметдинов Әмир, Казан шәһәре 68нче номерлы балалар бакчасыннан Шәйдуллин Нияз, 5нче номерлы Балтач балалар бакчасыннан Сабирова Алиягә бирелде.