Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Новгородта татар хатын-кызлары җыенына һәм “Нижгарбикә” бәйгесенә әзерләнәләр
Быелгы җыен язучы Зифа Кадыйрова катнашында «Татар әдәбиятында хатын-кыз образы» темасы буенча үтәчәк.

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Агымдагы елның 10 апрелендә Түбән Новгород өлкәсе Сергач районы Кочко-Пожар мәдәният йортында IV өлкә татар хатын-кызлары җыены һәм «Нижгарбикә» конкурсы булачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чаралар өлкә татар автономиясе, «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы, өлкәнең «Туган як» газетасы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Түбән Новгород өлкәсе хөкүмәтенең эчке сәясәт министрлыгы белән берлектә уздырыла.
Быелгы җыен язучы Зифа Кадыйрова катнашында «Татар әдәбиятында хатын-кыз образы» темасы буенча үтәчәк. «Нижгарбикә» конкурсы 2018 елда вакытсыз вафат булган Кочко-Пожар мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Эльвира Мусинаның якты истәлегенә багышлана. Анда быел төбәкнең татар авыллары вәкилләреннән тыш, Түбән Новгород һәм Дзержинск шәһәрләреннән дә уңган-булган ханымнарның катнашуы көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз