news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыргызстанда Муса Җәлилне искә алу чарасы булды

Чара шагыйрьнең 116 еллыгына багышланган.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Кыргызстанда Советлар Союзы Герое Рузи Азимов исемендәге 13нче мәктәптә бөек шагыйрь Муса Җәлилнең 116 еллыгына багышланган ачык дәрес булды.

Чара Җәлал-Абад өлкәсенең «Идел» татар-башкорт мәдәни үзәге иҗтимагый берләшмәсе ярдәме белән оештырылды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2-7 класс укучылары шагыйрьнең шигырьләрен укыды. Алар җырлады, биеде, мини-спектакль әзерләгән.

Чарада мәктәп җитәкчелеге, Кыргызстанның Җәлал-Абад өлкәсе Халык ассамблеясе рәисе К. А. Тилекеев булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100