news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Альберт Борһанов: Татар авылларында төбәк тарихын өйрәнүчеләр саны елдан-ел арта бара

Бүген «Татар төбәк тарихын өйрәнү» темасына оештырылган Бөтенроссия конференциясендә оешманың узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды.

Альберт Борһанов: Татар авылларында төбәк тарихын өйрәнүчеләр саны елдан-ел арта бара
Салават Камалетдинов

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бөтендөнья татар конгрессының Татар төбәкчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов татар авылларында төбәк тарихын өйрәнүчеләр саны елдан-ел арта баруын әйтте.

«Бүгенге көндә ил буенча 103 татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр төркеме бар. Елдан-ел аларның саны арта. Татарстанда 42 төркем эшли. Кайбер төбәкләрдә аларның саны алтыга җитә, ә кайберләрендә әле төзелмәгән», — диде Альберт Борһанов.

Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр үз эшчәнлекләрен Бөтендөнья татар конгрессының Татар төбәкчеләре белән эшләү комитеты канаты астында  алып бара. Бүген «Татар төбәк тарихын өйрәнү» темасына оештырылган Бөтенроссия конференциясендә оешманың узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды.

«Узган елда без алты форум, шул исәптән икесен Татарстанда, дүртесен — башка төбәкләрдә үткәрдек. Уфада узган форумда 18 төбәктән 220 кеше катнашты. Анда яңгыраган 130 доклад җыентык итеп чыгарылды. 4-10 сентябрьдә Омск һәм Свердловск өлкәләрендә узган форум 22 төбәктән 480 татар тарихын өйрәнүчене үзенә җыйды. Зур делегация белән татарлар күпләп яши торган урыннарны күзәтеп кайттык», — диде Альберт Борһанов.

Төбәк тарихын өйрәнүчеләр фәнни эшчәнлек тә алып баралар. Кайбер төбәкчеләр Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре белән берлектә төрле конференцияләрдә катнашалар.

«Бик күк китаплар чыга. Ике елда гына төбәкчеләрнең 382 китабы чыккан. Күбесе үз акчасына, яки иганәче ярдәме белән китап чыгара. Бу эшкә яшьләр дә актив кушылды», — диде Альберт Борһанов.

Татарстан Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров үзенең кереш сүзендә татар төбәкчеләре эшчәнлеген югары бәяләде. Ул татарлар күпләр яшәгән төбәкләрнең тарихы яхшы өйрәнелүен, күп эшләр башкарылуын әйтте.

«Таралышып яшәүче татарлар өчен аралашу бик кирәк. Татарлар үз тарихын билгелиләр икән, ул милләтебезнең бөтенлегенә юл дигән сүз. Халык үз тарихын белсә, аның горурлыгы арта, ә горур халык — мәңгелек. Бүгенге көндә татар уянды, ул үзен үзе генә яклый ала икәнен аңлады. Гореф-гадәтләребезне, телебезне тиешле рәвештә ныгытабыз икән, безнең юлыбыз мәңгелек булачак», — диде Индус Таһиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100