news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразиев Чиләбе шәһәренең Җәмигъ мәчете белән танышты

Чиләбенең Җәмигъ мәчете 1890нчы елда төзелгән.

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”). Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Чиләбе шәһәренең Җәмигъ мәчете белән танышты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чиләбенең Җәмигъ мәчете 1890нчы елда төзелгән. Мәчет белән Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти Ринат хәзрәт Раев таныштырды. 

Исегезгә төшерәбез: Бүген Васил Шәйхразиев Чиләбедә эшлекле сәфәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot