news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия профессоры Исмаил Төркоглу: Минтимер Шәймиев татарлар өчен бер тау булып тора

«Ул Татарстанны тышкы дөньяга танытып, күпчелек илләрдә һәм Россиянең төрле төбәкләрендә вәкиллекләр ачты», — диде галим.

Төркия профессоры Исмаил Төркоглу: Минтимер Шәймиев татарлар өчен бер тау булып тора
Исмаил Төркоглуның шәхси архивыннан

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төркиянең Мимар Синан исемендәге нәфис сәнгатьләр университеты профессоры Исмаил Төркоглу фикеренчә, татар халкы авыр вакытларында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә таяна ала.

«Минтимер Шәймиев татарлар һәм Татарстан халкы өчен бер тау булып тора. Татар халкы аңа авыр вакытларында таяна ала. Ул — Татарстанның символы. Советлар союзы таркалганнан соң, алып барган көрәше татар тарихына алтын хәрефләр белән язылган», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, Минтимер Шәймиев Татарстанны төбәкнең иң әһәмиятле җөмһүрияте хәленә китерде, Татарстанны тышкы дөньяга танытып, күпчелек илләрдә һәм Россиянең төрле төбәкләрендә вәкиллекләр ачты. «Татарларны тышкы сәүдә белән шөгыльләнергә, аларга импорт һәм экспорт эшләренә өйрәтте», — дип саный ул.

«Татарстанның инфраструктурасы һәм шәһәрләренең үсеше, модернизациясе өчен куйган хезмәтләре бихисап. Бәлкем иң әһәмиятлесе — вакыты җиткәч, хакимияттән китеп, үзен тулысынча хәйрия һәм культура эшләренә багышлавы. Болгар ислам академиясен булдыру һәм татар мәдәнияте үсеше өчен куйган тырышлыгын татар халкы онытмаячак», — дип сөйләде Исмаил Төркоглу.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100