Себер-татар мәдәният үзәгендә татар бизәге чигәргә өйрәттеләр

Мастер-класста катнашучылар татар бизәге символы булган лалә чәчәген чикте.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Себер-татар мәдәният үзәгендә «Себер бизәкләре» дип аталган мастер-класс үткәрелде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татар бизәкләренә үсемлек рәвешендәге орнамент хас, шуңа күрә чигү остасы үзенең тирә-ягында нәрсә күрсә (күкчәчәк, лалә һ.б.), аларның барысын да тукымага күчерә. Нәтиҗәдә, табигать матурлыгы чигү җепләрендә чагылыш таба, аларның һәр мотивында үз символы яшерелгән.

 Мастер-класста катнашучылар татар бизәге символы булган лалә чәчәген чикте.