Ульяновски өлкәсенең Алтын мактау китабына милләттәшебез исеме дә кертелде

“Ульяновски өлкәсенең Мактаулы гражданины” һәм “Иң яхшы кешеләре” исеменә лаек булучылар арасында милләттәшләребез дә бар
(Ульяновски, 14 гыйнвар, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски өлкәсе губернаторы Сергей Морозов узган ел дәвамында фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәткән биш якташыбызның исемен төбәгебезнең Алтын мактау китабына кертү һәм аларга “Ульяновски өлкәсенең Мактаулы гражданины” дигән исем бирү турында карар чыгарды.
Шундый дәрәҗәле исемгә лаек табылучылар арасында милләттәшебез Шәүкәт Кәримовның да булуы аеруча сөендерә. Ул өч дистә елдан артык инде Чынлы районының “Почет билгесе” орденлы “Волга” авыл хуҗалыгы кооперативында механизатор булып эшли. Соңгы елларда Шәүкәт Вәли улы төбәгебездә шикәр чөгендере игү остасы сыйфатында танылды.
Өлкәбез башлыгы Сергей Морозов үткән ел нәтиҗәләре буенча өч дистәгә якын якташыбызның фоторәсемен “Ульяновски өлкәсенең иң яхшы кешеләре” дип аталган Мактау тактасына урнаштыру турында да карар кабул итте.
Тырыш хезмәтләре төбәгебез Хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнгән якташларыбыз исемлегендә ике милләттәшебез дә бар. Рәхим Камаев озак еллардан бирле Вешкайма районының Калинин исемендәге хуҗалыгын әйдәп бара. Бу кооператив барлык финанс-икътисади күрсәткечләре буенча да һәрдаим алдынгы урыннарны яулап килә. Күптән түгел биредә “АПКны үстерү” өстенлекле илкүләм проекты кысаларында заманча җиһазландырылган терлекчелек фермасы сафка бастырылды. Ә Равил Мөдәрисов “Ульяновски шәһәренең җылылык сервисы” предприятиесендә электр һәм газ ярдәмендә эретеп ябыштыручы булып эшләү дәверендә дан вә хөрмәт казанган.
Утлар-сулар кичкән милләттәшебез - өлкә эчке эшләр идарәсенең ОМОН командиры, милиция полковнигы Вәгыйз Камалетдинов исә “Ульяновски өлкәсе хокук саклау системасының атказанган хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Бу дәрәҗәле исем төбәгебез тарихында әле беренче кешегә тапшырыла, диде губернатор Сергей Морозов, тәвәккәл һәм курку белмәс татар улын кайнар тәбрикләп.
Россия Президенты указы нигезендә, өлкәбез мәктәпләрендә эшләүче дистәдән артык педагогның фидакарь тырышлыгы “Россия Федерациясенең атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем белән бәяләнде. Бүләкләнүчеләр арасында берничә милләттәшебез дә бар. Мансур Габунов Иске Майна районының Иске Кызылсу авылы мәктәбенә җитәкчелек итә. Бу мәгариф учагында татар теле һәм әдәбияты фән буларак өйрәнелә, күптән түгел күренекле якташлары – фронтовик-шагыйрь Сәхаб Урайский истәлегенә мемориаль такта ачу чарасын күрделәр. Ә Фәридә ханым Тимаҗева Майна районының Тагай мәктәбе директоры булып эшли. Узган елда ул Мәскәүдән “Ел хатын-кызы” дип аталган Бөтенроссия бәйгесеннән җиңү яулап кайтты.