news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан фонды әфган татарлары яшәгән провинцияләрне дарулар белән тәэмин итте

Качаклар лагереның аксакаллар башлыгы Зәбихулла Заһид Татар фонд хезмәткәрләренә, шулай ук Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы җитәкчелегенә Әфганстанга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Казан фонды әфган татарлары яшәгән провинцияләрне дарулар белән тәэмин итте

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Россия мөселманнары Казан хәйрия патриотик фонды әфган татарлары яши торган төбәкләрдәге дәвалау учреждениеләрен дарулар белән тәэмин итте. Ярдәм фонд хезмәткәрләре акчасына күрсәтелде.

«Хәйрия фонды әфган татарлары яши торган төбәкләрдәге дәвалау учреждениеләренә дарулар тутырылган 400 тартма тапшырды. Бу – вируска каршы препаратлар һәм ашказаны авырулары белән интеккәндә ярдәм итә торган дарулар. Бүген мондый ярдәмгә ихтыяҗ зур. Суыклар башлану белән салкын тидереп авыручылар артты», - диде фондның генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин «Татар-информ» агентлыгына.

Моннан тыш, фонд хезмәткәрләре даруларның бер өлешен Әфганстан татарлары Советы белән бергә Кабул янындагы Саадат өязе янында урнашкан качаклар лагерена да илтте.

«Татар провинцияләрендәге качакларга шулай ук биш тартма тапшырды – бу 600 кап дару дигән сүз. Әлеге качаклар лагеренда 500дән артык татар яши. Даруларга кытлык, азык-төлекнең күләме чикләнгән булу аркасында соңгы айда гына да биредә биш бала, ике көмәнле хатын-кыз һәм өлкән яшьтәге ике кеше вафат булган», - дип искәртте Рөстәм Хәбибуллин.

Ул ачыклык керткәнчә, татарлар яшәгән районнарда сугыш хәрәкәтләре алып бару һәм ачлык аркасында качаклар зур шәһәрләр янына килеп, җимерек кышлакларга урнаша. Кул астында булган әйберләр белән җимерек йортларны торгызырга тырышалар.

Фонд төшергән видеода качаклар лагереның аксакаллар башлыгы Зәбихулла Заһид Татар фонд хезмәткәрләренә, шулай ук Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы җитәкчелегенә Әфганстанга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100