Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Петербургның Милли әдәбиятлар китапханәсендә Мөхлисә Бубига багышланган кичә узачак
Кичәдә Мөхлисә Бубиның оныкчыгы Камилә Гыйльметдинова «Минем бөек әбием» дигән доклад укыячак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). 14 декабрьдә Санкт-Петербургның Милли әдәбиятлар китапханәсендә (Садовая урамы, 33), «Татар йорты» мәдәни-агарту проекты кысаларында, «Татар халкының легендар вәкиле, хатын-кыз мәгърифәтче Мөхлисә Буби» дип исемләнгән кичә узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичәдә Мөхлисә Бубиның оныкчыгы Камилә Гыйльметдинова «Минем бөек әбием» дигән доклад укыячак.
- Мөхлисә Габделгалләм кызы Буби (1869-1937) – ислам дөньясында беренче һәм татар тарихында бердәнбер хатын-кыз казый (шәригать хөкемдары). Хатын-кызларны мәгърифәт юлына бастыру, аларның хокукларын яклау аның эшчәнлегенең төп идеясе булган.
Кичә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге ярдәмендә һәм Санкт-Петербургның «Ак калфак-Нева» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы инициативасы белән үткәрелә.
Чара 12.00 сәгатьтә башлана, анда теләгән һәркемне көтеп калалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз