Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмәндә «Чинги-Тура» музей-агарту үзәге барлыкка киләчәк
Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев музей ачылачак урында булды.
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Урта гасырлар чорында Төмән ханлыгының башкаласы Чинги-Тура булган. Аны Себер ханы Тайбуга төзегән. Бүген Төмән татар җәмәгатьчелеге борынгы шәһәрдә яшәгән татарларның мәдәни мирас объектларын торгызу буенча эш алып бара.
Төмән өлкәсенә визиты кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Төмән өлкәсенә сәфәре кысаларында «Чинги-Тура» музее ачылачак урында булды. Бу хакта «Яңарыш» газетасы хәбәр итә.
Аңа Төмән өлкәсендәге Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Ринат Насыйров «Чинги Тура» музей-агарту үзәгендә монтажлау эшләренең барышы турында сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз