news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленария Мөслимова: Татар телен үстерер өчен аны һәрдаим кулланырга кирәк

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова экология, финанс грамоталылыгы юнәлешләрендә дә татар телле мәйданчыклар булдыру кирәк дип саный.

Ленария Мөслимова: Татар телен үстерер өчен аны һәрдаим кулланырга кирәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). «Акыл фабрикасы» форумында төрле өлкәләр буенча татар телле мәйданчыклар кирәклеге турында Ленария Мөслимова сөйләде.

«Акыл фабрикасы» форумының «Заманча мәгариф» модулендә татар телен куллану проблемаларын да күтәрделәр. «Татар телен үстерәбез дисәк, аны һәрдаим кулланырга кирәк», — диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова.

Аның сүзәренчә, татар дөньясы ул мәдәнияткә генә кайтып калмый. «Татар теле ул шигърият кенә түгел. Ул экология да, финанс грамоталылыгы да. Шушы юнәлешләрдә татар телендә мәйданчыклар булдыру мөһим һәм кирәк», — дип сөйләде ул.

«Акыл фабрикасы» форумы лекцияләре онлайн форматта да күрсәтелә. Ленария Мөслим татар мәгарифе цифрлаштыру ягына атлый дип саный. «Бу лекцияләр „Универ.татар“ сайтында сакланачак. Президентыбыз киләсе елны цифрлаштыру елы дип игълан итте. Шул рәвешле, без дә татар мәгарифен цифрлаштыру ягына атлыйбыз», — диде ул.

12-14 ноябрь көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы оештырган «Акыл фабрикасы» форумы уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100