news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гыйбатдинов укуларында җанисәп турында сөйләшү булган

«Россия төбәкләрендә яшәүче татарларның милли-мәдәни яктан үзбилгеләнеше» темасына конференциянең дини өлешендә мәрхүм Фәрит Гыйбатдинов рухына Коръән ашы узган.

Гыйбатдинов укуларында җанисәп турында сөйләшү булган

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Чувашиянең Урмай авылында «Кара пулат» мәчетендә «Гыйбатдинов укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференциясенең беренче өлеше узган. Ул Бөтенроссия халык санын алуга багышланган.

Чувашия татарлары мили-мәдәни автономиясе рәисе Хәйдәр Сафиуллин «Россия төбәкләрендә яшәүче татарларның милли-мәдәни яктан үзбилгеләнеше» темасына конференциянең дини өлешендә бүген мәрхүм Фәрит Гыйбатдинов рухына дога кылынганын, Коръән ашы узганын әйтте. 25 ноябрьдә конференциянең фәнни өлешендә галимнәрнең чыгышлары тыңланачак, диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Конференциядә катнашучыларга РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдинның сәламләве җиткерелгән. «Үзенә ышандырып, үзе артыннан ияртә белү — Фәрит Абдулла улын аерып тора торган сыйфатлары булды һәм ул аларны милләтебезгә хезмәт иттерә алды. Аның туган ягында милли ансамбль оештыруын, фольклор фестивальләрен оештыруын беләбез. Әлеге чараларның максаты — милләтнең бөтенлеген саклау булды», — диелгән шәех сәламләвендә.

«Гыйбатдинов укулары быел икенче ел уздырылды. Ике доклад тыңладык: РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле, Түбән Новгород татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Мөнир хәзрәт Бөесов революциягә кадәр милли дини укулар турында чыгыш ясады. Икенче доклад авторы Фәнис хәзрәт Сафиуллин „Кара пулат“ мәчетендә дини укулар, Урмайдагы мәдрәсәләр турында сөйләде», — диде Хәйдәр Сафиуллин.

Аның сүзләренчә, бүген халык санын алуга багышланган сүзләр дә күп булган. «Хокук бозулар турында да сүз чыкты. Күп кешеләр үзләрен болгар, мишәр дип яздырасылары килә. Кемнәрнедер шулай яздырырга омтылалар. Шыгырданда хокук бозулар күп диделәр. Җанисәптән соң карыйбыз инде менә», — диде.

Конференциядә киләсе елда Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы турында сөйләшкәннәр. «Чабаксарда, Урмайда үткәрергә кирәк дип ниятләп куйдык», — диде Хәйдәр Сафиуллин.

Бүген, шулай ук, Гыйбатдинов премиясе тапшырылган. «Үткән елда язган китаплары өчен Рафис Җәмдихан, быел бер елда берничә татар спорт осталары әзерләгән тренер Нәҗметдин Сахаров лаек булды», — диде Сафиуллин. Конференциядә Мари Эл, Түбән Новгород, Саранск, Ульяновск, Мәскәүдән вәкилләр катнашкан.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100