news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр Себергә күчеп киткән татарларның сөйләшләрен өйрәнергә ниятли

«Себер татарлары диалектына караган сөйләшләрне өйрәнеп чыктык, ә 17 нче гасырдан башлап, Себер җирлекләренә Казан татарлары да күпләп күчеп утыра, аларның сөйләшләре әле бөтенләй өйрәнелмәгән», — дип сөйләде ИЯЛИ галимнәре.

Галимнәр Себергә күчеп киткән татарларның сөйләшләрен өйрәнергә ниятли
Солтан Исхаков

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Диалектолог-галимнәрнең киләчәккә эшчәнлек кыры әле бик зур. Алар Себергә күчеп утырган татарларның сөйләшләрен өйрәнүне ниятли.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җиткчелеге әйтүенчә, 50 нче еллардан күпмедер күләмдә һәр төбәктә сөйләшләр өйрәнелеп чыккан, ләкин тиешле дәрәҗәдә өйрәнеп бетелмәгәннәре дә бар. «Шуңа нигезлерәк итеп өйрәнүгә күчәбез, өр-яңадан барлык төбәкләрне өйрәнеп чыгу максаты тора. Ел саен 2-3 комплекслы экспедиция үтә», — диде институт директоры Ким Миңнуллин.

Директорның фән буенча урынбасары Олег Хисамов ни өчен Себер ягы төбәкләренә яңадан чыгуларын аныклап узды. «Омск, Томск, Төмән, Новосибирск өлкәләрендәге сөйләшләрне яңадан өйрәнеп чыктык, чөнки тел һәрвакыт үсештә яки, киресенчә, бетүгә таба бара. Без диалектологлар телнең бүгенге көнге халәтен теркәп калырга тырышабыз: телдә нинди үзгәрешләр бара, башка тел белән ассимиляция күренешләре күзәтеләме — бу әйберләрне өйрәнергә тиешбез», — диде.

«Иркутскины өйрәнгәннән соң, диалектологиядә бер әйбер ачыкланды: без Себер татарлары диалектына караган сөйләшләрне өйрәнеп чыктык, ә менә 17 нче гасырдан башлап, Себер җирлекләренә Казан татарлары да күпләп күчеп утыра. Ул ачлык, сөргенгә җибәрү еллар, акча эзләп барулар… Аларның сөйләшләре әле бөтенләй өйрәнелмәгән», — дип сөйләде Хисамов.

«Беренче тапкыр Иркутскига кергәндә шушыларны өйрәнергә омтылыш ясадык. Декабрь ахырына Иркутски татарлары китабы чыгачак. Икенче елга Красноярск өлкәсендәге татарлар сөйләшләрен өйрәнергә планлаштырабыз. Бөтенләй өйрәнелмәгән Бурятия, Байкал аръягы сөйләшләре бар әле. Ул эш һәрвакыт дәвам итәчәк, — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100