news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Красноярскида беренче тапкыр көзге «Сөмбелә бәйрәме» оештырганнар

«Якташларыбыз бер-берсен бик сагынган, безнең өчен бу көтеп алынган һәм шатлыклы очрашу», — дип сөйләде «Яр» татар милли-мәдәни автономия рәисе Вәгыйз Фәйзуллин.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»).Красноярск шәһәрендә Высотныйдагы Мәдәни үзәктә «Сөмбелә» татар милли бәйрәме узды. Бу хакта «Красноярск хәбәрләре» сайты язды.

«Төбәк тарихында беренче тапкыр көзгә багышланган бәйрәм уздырабыз. Элекке заманнарда аны зурлап уздырганнар. Бүгенге көннең үзенчәлеген исәпкә алып, бәйрәмне зурлап үткәреп булмый. Әмма якташларыбыз бер-берсен бик сагынган, шуңа күрә безнең өчен бу көтеп алынган һәм шатлыклы очрашу», — дип сөйләде «Яр» татар милли-мәдәни автономия рәисе Вәгыйз Фәйзуллин.

Сөмбелә бәйрәме — көзге кыр эшләре тәмамлангач уздырыла. Бу көнне татарлар уңыш җыеп алуны бәйрәм итә һәм авыр кыр эшләреннән ял итә. Бәйрәмдә коронавируска каршы барлык чаралар да үтәлде: кергәндә кунакларның температураларын үлчәделәр, ә залдагы урыннарның яртысына гына утырырга рөхсәт ителгән иде, диелә хәбәрдә

Мәдәни үзәк фойесында картиналар, курчаклар һәм уңыш үрнәкләреннән күргәзмә оештырылган иде. Концерт залы сәхнәсендә милли коллективлар чыгыш ясады, экранда төбәк районнарыннан видеоязмалар күрсәтелде. Шулай ук хәрби оркестр да татар көйләрен уйнады.

Администрациядә әйтүләренчә, Красноярск краенда елына егермедән артык төрле милли бәйрәм уза. Мондый чаралар мәдәни күптөрлелекне күрсәтә һәм шәһәрдә яшәүче халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә. «Яр» автономиясе өчен «Сөмбелә» бәйрәме карантин чараларны йомшартканнан соң уздырылган беренче чара булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100