Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмәндә татар милли-мәдәни автономиясенә яңа җитәкче сайланды
"Себер татарлары һәм Төмән өлкәсендә яшәүче татарларының милли-мәдәни автономиясе” “Төмән өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе"нә үзгәртелде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). 3 октябрьдә Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең 8 нче корылтаенда автономиягә яңа җитәкче итеп “Яңа сулыш”, "Себер йолдызы" телетапшыруларын алып баручы Ләйсән Хөрмәтуллина сайланды. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итте.
Корылтайда 11 шәһәр, район татар автономияләреннән 85 делегат, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, актив җәмәгать эшлеклеләре катнаштылар. Көн тәртибенә куелган төп мәсьәлә – өлкә автономиясенә яңа җитәкче һәм автономия советына әгъзалар сайлау иде.
Утырыш мәдәният үзәге җитәкчесе мәрхүмә Лилия Гафият кызы Кәримованы бер минутлык тынлык белән искә алудан башланып китте.
Совет утырышы барышында милли-мәдәни автономияләрнең исеме мәсьәләсе дә күтәрелде. "Себер татарлары һәм Төмән өлкәсендә яшәүче татарларының милли-мәдәни автономиясе”н “Төмән өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе”нә үзгәртү дигән тәкъдимне делегатларның күпчелеге хуплады.
Корылтай барышында өлкә автономиясе советына 36 әгъза сайланды. Әлеге исемлеккә Ришад Зиганшин белән Тимергали Мирасовның исемнәре дә теркәлде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз