Удмуртиядә "Татар кызы 2018" VII республика конкурсына заявкалар кабул ителә башлаган

Бәйгедә 16-24 яшьлек кызлар катнашуга хокуклы, дип хәбәр итә оештыручылар.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). 24 октябрь көнне Уфа шәһәрендә "Татар кызы 2017" конкурсы җиңүчеләрен ачыклаячаклар. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Казахстаннан 12 кыз әлеге титул өчен көрәшәчәк. Татарстан данын матурлык, зирәклек бәйгесендә Гөлназ Гатина яклаячак.

Удмуртия Республикасында исә "Татар кызы 2018 " VII республика конкурсына заявкалар кабул итә башлаганнар. Бәйгедә 16-24 яшьлек кызлар катнашуга хокуклы, дип хәбәр итә оештыручылар. Аларның татар телен белүе шарт итеп куела. Анкеталарны 20 ноябрьгә кадәр юлларга мөмкин.

Конкурсның финал өлешендә милли бию, тел белүне, калфак, алъяпкыч тегү-чигү эшен күрсәтергә, сәхнәдә үз-үзләрен тоту сәләтен ачарга тиеш. Моннан тыш кызлар интеллект һәм аш-су осталыгы буенча да үзлеренең осталыкларын күрсәтәчәк.

"Татар кызы" республика конкурсы Удмуртиядә 2011 елдан бирле үткәрелеп килә. Аны "Иман" татар яшьләре оештыра. Проект татар теле һәм татар мәдәниятен пропагандалауга юнәлдерелгән.