news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татар-информ”да узган лабораториум нәтиҗәләре: галимнәр тәкъдим иткән тәрҗемә үрнәкләре

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган лабораториумда тикшерелгән 15 сүзне укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе тарафыннан оештырылган лабораториумда татар теле галимнәре журналистларны русча-татарча тәрҗемә үзенчәлекләренә төшендерде.

Лабораториумда русчадан татарчага тәрҗемә ителгән сүзләр түбәндәгеләр: Роспотребнадзор, обременение (снять с обременения), за столом, с праздником, поручение (Президент поручил), смертный, свежий, репрессирование, раскулачивание, опекун, налоговый вычет, за рулем, женственность, стена, процесс.

Экспертлар: Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина, КФУның татар теле белеме кафедрасы профессоры Чулпан Харисова, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге җитәкчесе Айнур Тимерханов, КФУ доцентлары Гөлфия Һадиева, Халисә Кузьмина, Айрат Йосыпов, Энҗе Кадыйрова.

Беренче булып “Роспотребнадзор” сүзен тикшерделәр.

КФУ галимнәре “кулланучылар күзәтүчелеге” дигән нәтиҗәгә килгәннәр һәм рус теленә ияреп кыскартулар булырга тиеш түгел дип саный, ә Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге җитәкчесе Айнур Тимерханов Россия сүзенең кыскарган үрнәген дә тәкъдим итте.

“Обременение” сүзенә төгәл тәрҗемә дип галимнәр “чикләү” сүзен, ә “снять с обременения” сүзтезмәсен “чикләүләрдән азат итү” мәгънәсендә карыйлар.

“За столом” сүзтезмәсен кулланганда һәм тәрҗемә иткәндә, “өстәл артында” үрнәге кулланыла, әмма экспертлар моны калька рәвешендә телебезгә килеп кергән тупас хата дип таныды. Алар “өстәл янында” үрнәген тәкъдим итә.

“С праздником”ны татар телендә рус теленнән турыдан-туры тәрҗемә итү сәбәпле, “бәйрәм белән” үрнәге кулланыла. Монда “белән”не куллану хатамы юкмы дигән сорау туа.

Айнур Тимерханов бу хакта: “Телне без койма эченә яшереп тә, бәйләп тә куя алмыйбыз. Чын татарча әйтәм дип уйласагыз, “туган көнең котлы булсын”, “туегыз котлы булсын”, “бәйрәмегез котлы булсын” дип әйтергә кирәк. “Бәйрәм белән” үрнәге дә халык телендә йөри, шуңа аны хата дип әйтеп булмый”, - диде ул.

“Поручение” (президент поручил) сүзен тикшергәндә, “йөкләү” һәм синоним сүзләр кулланыла ала.

“Без “йөкләү” үрнәген хуплыйбыз. Димәк, президент йөкләмәсе була. Без сүз ясаган вакытта синонимнарны да куллана алабыз, шуңа “президент кушты”, “президент ышанып тапшырды” үрнәген кулланып була”, - диде Гөлшат Галиуллина.

“Смертный” сүзен контекстка бәйле рәвештә тәрҗемә итү сорала.

“Без рус теленнән үзебезнең татар сүзләрен генә ясап калмыйбыз, без шушы сүзләр белән русларга хас фикерләү рәвешен алабыз. Без акрынлап кына үзебезнең минлегебезне югалтабыз һәм көчлерәк, күбрәк таралган тел өстен чыга һәм без юкка чыгу юлына басабыз. “Смертный” дигәндә “смертный грех” килеп баса. Христьян динендә бу зур гөнаһ, олы гөнаһ дигән мәгънәдә була, әмма Ислам динендә “кичергесез гөнаһ” диеп әйтеп булмый. Татарларда олы гөнаһ һәм кече гөнаһ бар. “Смертный” сүзен тотрыклы гыйбарә итеп карасак, монда инде күчерелмә мәгънәдә, “кичергесез гөнаһ” итеп тәрҗемә итеп булыр иде. “Смертный”ны гади кеше мәгънәсендә "Алла, Ходай бәндәсе" буларак. “Смертный казнь” “үлем җәзасы”, “смертный приговор” “үлем карары” булачак”, - диде Айнур Тимерханов.

КФУ галимнәре “смертный” сүзен татар менталитетына хас сүз дип санамый, шуңа аны контекстка нигезләнеп тикшерергә кирәк дигән фикер белән ризалаша.

“Свежий” сүзен дә контекст белән бәйләп карасак, “яңа пешкән икмәк”, “саф һава” үрнәкләрен карарга була һәм контексттан чыгып бер генә сүз белән тәрҗемә итеп була дигән фикер белән килешеп бетә алмыйбыз”, - диде Айрат Йосыпов.

Кибет киштәләрендә һәм шулай ук журналистлар тарафыннан да кайбер очракларда “тазә” варианты кулланыла. Галимнәр бу вариант белән килешми.

“Бу сүнең мәгънәсе без уйлаганча түгел. Мәсәлән, таза гәүдә, тазалык. Ә биредә исә башка мәгънә, яңа пешкән , яки яңа өзелгән җиләк-җимеш була. Сүзнең әйтелеше дә, язылышы да безнең телгә туры килеп бетми”, -дип сөйләде Халисә Кузьмина.

“Яңа җыеп алынган”, “яңа өзеп алынган” җиләк-җимешләргә бу сүзтезмәләрне кулланып була. Шулай ук без “яңа бәрәңге”, “яшел суган” сүзтезмәләрен дә кулланабыз. Болар чын татарча кагыйдәләргә туры килә. Мәсәлән, “Яңа суйган ит”, “кайнар икмәк”, “саф һава” һ.б”, - дип фикерен белдерде Айнур Тимерханов.

“Репрессирование” сүзен галимнәр уртак фикергә килеп “репрессияләү”дә тукталды.

“Раскулачивание” сүзе тәкъдим ителгән сүзләр арасында иң авыр сүзләрнең берсе булды.

“Бу бик катлаулы сүз. Без һәр сүзнең дә тел корпусында, милли корпуста ничек кулланылганын, безнең аңыбызда ничек яшәвен карыйбыз. Иң авыр сүзләрнең берсе раскулачивание сүзе иде. Без бу сүзне тәрҗемә итәргә кирәк дигән вариантта, ләкин аны бер сүз белән генә тәрҗемә итеп булмый. Безнеңчә, дөрес вариант “кулакларны мөлкәт һәм хокукларыннан мәхрүм итү”, - диде Гөлшат Галиуллина.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге җитәкчесе Айнур Тимерханов “раскулачивание” сүзенең башка үрнәкләрен дә тәкъдим итте.

“Монда фикерләр әйтелде. Мин аларны хуплыйм, әмма аның тарихи аспект булуын да истән чыгарырга кирәкми. Без аны үзебезчә “кулакларга каршы көрәш”, “байлыгын дәүләт файдасына тартып” алу һәм “сөргенгә җибәрү” үрнәкләрен уйладык”, - диде галим.

“Налоговый вычет” сүзтезмәсен галимнәр “салым чигерүе” дип тәрҗемә итә.

“За столом” сүзтезмәсе кебек үк “за рулем” да зур сорау тудыра. Галимнәр кулланылу мәгънәсенә карап, “рульдә” һәм “рульгә үрнәкләрен аерып чыгара.

КФУ галиме Халисә Ширмән: “Опекун” сүзен тикшергән вакытта исебезгә “асрамага алу” дигән сүзтезмә килеп төште, ләкин асрамага алу дигәндә, аның тискәре мәгънәсе бар. Шуңа без аны “опекунлык” дип калдырдык”, - диде ул.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре дә “опекунлык” сүзе белән килешә.

“Женственность” сүзенә дөрес тәрҗемә эзли башлаганда я бер, я икенче вариант семантик яктан туры килми. Шулай да без нәзакатьле үрнәген кулланылышка кертеп җибәрергә кирәк дигән фикердә калабыз”, - диде КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина.

Айнур Тимерханов “женственность” сүзенең ир-атларга әйтелә торган үрнәк булуын да әйтеп китте. Бу очракта ул “хатын-кыз табигатьле ир-ат” дип кулланылырга тиеш.

КФУ галимнәре “стена” сүзенең дөрес үрнәген сайлаганда, “дивар”, ә Айнур Тимерханов “стена” вариантына күбрәк өстенлек бирде.

“Процесс” сүзе махсус өлкәгә карап тәрҗемә ителергә тиеш. Мәсәлән, “урып җыю барышында”, “дәваланганда” кебек үрнәкләре булырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: "Татар-информ"да лабораториум инде икенче мәртәбә уза. Беренче лабораториумда ачыкланган тәрҗемә үрнәкләре биредә. Лабораториумның максаты - татар журналистларына, тел белгечләренә һәм текстлар белән эшләүчеләргә русча-татарча тәрҗемә принципларын өйрәтү.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot