Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә «Сандугач» татар халык җыр ансамбленең юбилей концерты узачак
Чара 2017 елның 22 октябрендә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә үтәчәк.
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). 2017 елның 22 октябрендә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә «Сандугач» татар халык җыр ансамбленең юбилей концерты булачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Сандугач» татар халык җыр ансамбленең иҗади эшчәнлеге себер татарлары җырлары, гореф-гадәтләре, йола һәм фольклорын саклау, торгызу һәм үстерүгә юнәлтелгән. Репертуарда 60тан артык бәет, мөнәҗәт, борынгы халык җырлары, хәзерге татар композиторларының лирик, шаян җырлары, мәхәббәт, туган җир турында һәм үзләре язган җырлар бар.
Ансамбльдә - 15 хатын-кыз, аларның уртача яше - 73. 1994 елдан бирле хәзергә кадәр ансамбльнең алыштыргысыз аккомпаниаторы - Надежда Мальцева, ансамбль җитәкчесе - Зөһрә Кожевникова.
2005 елда Ансамбльгә «Халык» исеме бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз