news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тверь татарлары милли ризык пешерергә өйрәтә

Беренче видеода кыстыбый пешереп күрсәткәннәр.

Тверь татарлары милли ризык пешерергә өйрәтә
Владимир Васильев/архив

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе Инстаграмдагы сәхифәсендә татар халкының милли ризыкларын пешерү буенча осталык дәресе күрсәтте.

Беренче чыгарылышта кыстыбый пешерәләр. Видеода кирәкле булган ингредиентлар һәм эш тәртибе язылган.

«Күптән түгел Әлмәттә булдык. Анда минем апалар яши. Автономиябезнең матбугат үзәге җитәкчесе Кристина Ибраһимовага апамның кыстыбый пешергәнен төшерергә куштым. Шундый бер видео килеп чыкты. Бу — беренче тәҗрибә», — диде Тверь өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Марс Ибраһимов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Проект дәвамлы булыр дип көтелә. «Апаларым кыстыбый, өчпочмак, бәлешен дә бик тәмле пешерә. Әниләр, әбиләр өйрәткәнчә пешерәләр. Бу проектны дәвам итәргә ният бар», — диде ул.

Халыкка әлеге идея ошаган. Видео астында: «Балачагым искә төште», «Татар пылауын да пешерсәгезче», — дигән фикерләр бар.


news_right_1
news_right_2
news_bot