news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кабан күле яр буенда «Печән базары» татар дизайны фестивале узачак

Шәһәр халкы һәм Татарстан башкаласы кунаклары лекторийларда, бию мастер-классларында катнаша алачак, шулай ук балалар зонасы эшләячәк.

Түбән Кабан күле яр буенда «Печән базары» татар дизайны фестивале узачак

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). 29 һәм 30 августта Казанда «Печән базары» татар дизайны һәм шәһәр мәдәнияте фестивале узачак. Чара үткәрү мәйданчыгы итеп Иске Татар бистәсендә яңартылган Түбән Кабан күле яр буе булачак. Бу хакта «Иске шәһәр» префектурасының Инстаграм битендә хәбәр ителә.

Шәһәр халкы һәм Татарстан башкаласы кунаклары лекторийларда, бию мастер-классларында була алачак, шулай ук балалар зонасы эшләячәк.

Оештыручылар бәйрәм кунакларын сюрприз көтә, дип хәбәр иттеләр.

«Әлегә оештыручылар барлык карталарны ачып бетерми, ләкин кызыклы һәм мавыктыргыч булачак, һәркем үзен татар сәүдәгәре ролендә тоя алачак», — диелә чара анонсында.

Фестивальгә керү бушлай.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100