Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак калфак»лылар Мөхлисә Бубыйның әнисенә истәлек тактасы ачачак
Татар хатын-кызларыннан беренче казый Мөхлисә Бубыйның әнисе тумышы белән Тукай районыннан.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Июльдә Татарстанның Тукай районында «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызларының күчмә утырышка җыелачак. Хатын-кызлар Чебенле авылы җирендә Мөхлисә Бубыйның әнисе Бәдрелбанат абыстай (1838-1922) хөрмәтенә истәлек тактасы ачуда катнашачак.
Бөтендөнья татар конгрессы карамагында эшләүче «Ак калфак» оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сүзләренчә, июль аена вакыйгаларга бай, эшлекле программа әзерләнгән.
«12 июльдә Азнакайның Чатыртау фольклор фестиваленә барачакбыз. 14 июльдә Балтач районында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев мөселман балалары өчен Россиякүләм оештыра торган Сабан туенда һәм баш казый белән очрашуда катнашачакбыз. 15, 16, 17 июль көннәрендә Тукай районында булачакбыз», - дип хәбәр итте Кадрия Идрисова «Татар-информ»га.
Тукай районында балалар бакчалары эшчәнлеге, җирлекнең милли-мәдәни тормышы белән танышырга, эшмәкәрләр белән аралашырга планлаштырыла. «Эшлекле программаны әзерләгәндә Тукай районы Мөхлисә Бубыйның әнисе туып үскән җир булуын искәрттек. Район хакимияте күренекле якташларының истәлеген мәңгеләштерергә карар кылды», - диде Кадрия Идрисова.
- Мөхлисә Бубый (1869-1937) – мәгърифәтче, мөгаллим, татар кызлары өчен беренче мәдрәсә оештырган дин әһеле, хатын-кызлардан беренче казый. Аның әтисе Габделгалләм хәзрәт Нигъмәтулла улы (1834-1909) - Әгерҗе районыннан, имам-мөдәррис булган.
Чебенле – бүгенге көндә юкка чыккан авыл. Аның урынында истәлекле такта кую вакыйгасында Татарстан, Россия төбәкләреннән «Ак калфак» оешмалары вәкилләре һәм шушы авылдан чыккан кешеләр дә катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз