Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновск өлкәсендә 2022 елда узачак федераль Сабантуйга әзерлек эшләре бара
Быел федераль Сабантуй Нижневартовск шәһәрендә уза.
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Быел федераль Сабантуй Нижневартовск шәһәрендә 19 июньдә булачак. Әлеге бәйрәмдә эстафетаны 2022 елда чираттагы федераль Сабантуй узачак Ульяновск өлкәсе кабул итеп ала.
Тагын бер елдан булачак бәйрәмгә шактый вакыт калса да, семберлеләр аңа әзерлек эшләрен быелдан ук башлап җибәрде, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Шушы көннәрдә генә өлкәнең Хөкүмәт йортында Сабантуйны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз