news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанда Габдулла Тукайның 135 еллыгына шигырь укучылар бәйгесе онлайн уза

Нәтиҗәләр 2021 елның 26 апрелендә ясалачак.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Көнбатыш Казахстан өлкәсенең Татар мәдәни үзәге барлык теләүчеләрне бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган шигырь сөйләүчеләрнең онлайн бәйгесендә катнашырга чакыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шигырьләрне башкару видеосы 20 апрельгә кадәр zhaektukaimuzei@mail.ru электрон почтасына кабул ителә.

Нәтиҗәләр 2021 елның 26 апрелендә ясалачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100