news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Әмир авылында Сабан туена бүләк җыйдылар

Быел авыл егетләре һәм кызлары Сабантуй мәйданында табын көйләгән, шашлык кыздырган.

Чирмешән районының Әмир авылында Сабан туена бүләк җыйдылар
Кадыйр Гомәров

(Чирмешән, 13 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешән райондагы кайбер башка авыллардан аермалы буларак, Әмир авылында сөлгене гел апрель башында ук җыялар.

Быел армиягә китәргә яше җиткән егетләр икәү — Руслан Мәҗитов һәм Айрат Зыятдинов бүген игътибар үзәгендә. Агач колгага кызлар чиккән, хушбуй исе сеңгән кульяулыклар иң элек аларга бирелде. Егетләр өчен бәһасез бүләк!

«Без әле армиягә бармыйбыз, Шентала медицина училищесында тагын ике ел укыйсы калды», — диде булачак ил сакчылары.

Егетләр алмаш-тилмәш күтәреп йөргән, шомарып беткән, яргалана ук башлаган егерме еллык колгага соңгы елда кавышкан — гаилә корган Ранис һәм Гөлинә Хафизовлар бүләк иткән чигүле сөлге эленде. Көн дәвамында аның янына дистәләп яулык, кульяулык бәйләделәр. Авыл кызлары, кайбер апалар да чиккән кульяулыклар белән бизәлгән, Әлфис Нургатин уйнап җилкендергән баянга да күпләрнең күзе төшкәндер.

Сөлге җыю бәйрәменең ахыры кызык бит аның. Бергә җыелып, бүләкләр, колга янында күңел ачу — онытылмаслык вакыйга.

Быел авыл егетләре һәм кызлары Сабантуй мәйданында табын көйләгән, шашлык кыздырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100