news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада олылар өчен татар теле дәресләре башланды

Оештыручылар сүзләренчә, курсларга әлегә кадәр язылырга мөмкин.

Алабугада олылар өчен татар теле дәресләре башланды
https://trt-tv.ru/tat/

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Алабугада олыларга татар телен өйрәтү дәресләре башланды. Курслар әлифба китабы белән танышудан башланды. Дәресләрне Казан федераль университетының Алабуга институты укытучылары алып бара. Бу турыда «Россия Татарстан» сайтында хәбәр итә.

Курсларга 270 кеше язылган, һәр төркемдә 15 кеше шөгыльләнә. Укулар 3 айга исәпләнгән.

Оештыручылар сүзләренчә, курсларга әлегә кадәр язылырга мөмкин.

Аны тәмамлаучылар ахырдан имтихан тапшыра, телне белү дәрәҗәсен күрсәткән сертификатлар бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100