news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстанда "Тукай моңнары" бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итәләр
Конкурста Габдулла Тукайның төрле телләргә тәрҗемә ителгән әсәрләрен сөйләргә була.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 13 март, "Татар-информ"). Башкортстанда "Тукай моңнары-2019" шигырь укучылар бәйгесендә 1 апрельгә кадәр катнашырга мөмкин. Бу хакта бәйгенең социаль челтәрдәге рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә.
"Тукай моңнары" конкурсы ике этаптан гыйбарәт. Конкурста Башкортстан Республикасы мәктәпләрендә белем алучы 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала.
Нигезләмәдә күрсәтелгәнчә, конкурста Габдулла Тукайның төрле телләргә тәрҗемә ителгән әсәрләрен яисә башка шагыйрьләрнең Габдулла Тукайга багышланган әсәрләрен сөйләргә була.
Җиңүчеләр апрель азагында билгеләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot