news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда меңгә якын милләттәш-студент өчен беренче тапкыр очрашу оештырдылар

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе әлеге җыенны ун елга тәүге тапкыр уздырылганын әйтте.

Казанда меңгә якын милләттәш-студент өчен беренче тапкыр очрашу оештырдылар
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген УНИКС концертлар залында меңгә якын милләттәш студент җыелды. Алар өчен TED форматында мотивацион чыгышлар һәм концерт программасы күрсәтелә.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова сүзләренчә, әлеге очрашу милләттәш-студентлар өчен оештырылган. «Бүген кырыктан артык вуз җыелды. Алар арасында Башкортстан республикасы, Урта Азия, Кытай, Европа һ.б. яклардан килүчеләр бар, географиясе бик киң. Барлыгы меңгә якын студент килде», — диде ул.

Ленария сүзләренчә, җыелуның төп максаты — студентларны татар шәһәре берләшмәләре белән таныштыру, Казанның татар шәһәре икәнен күрсәтү. «Әлеге студентларны шушы проектлар аша укытып, үстереп, киләчәктә үзебезнең милли кадрлар итеп күрәм. Соңгы ун еллыкта мондый очрашу беренче тапкыр үтә», — дип сөйләде ул.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев бүгенге көнне тарихи әһәмияткә ия дип уйлый. «Кирәкле очрашу. Матур чыгышлар, тәкъдимнәр булды. Иң зур өмет — яшьләрдә. Мин Сезне татар милләте, татар бренды турында сөйләшергә чакырдым. Безне татарлык җыйды. Без укыган вакытта студентларга үз мөмкинлекләрен ачарга мохит тудырырга тиеш», — диде ул.

«Безне татарлык бер-беребезгә җәлеп итәме? Монда нәрсә өмет итеп килгән идем һәм нинди максат белән кайтып китәм дип уйланырга кирәк. Татарлык белән милләт өчен эшләр башкарыйк әле. Күп эшләрне милли телдә ясасак, алга барачакбыз. Үрнәк булырга кирәк. Әгәр дә хезмәт итсәк, шуннан да саваплырак эш булмас», — дип сөйләде Васил Шәйхразиев.

«Ачык университет» проектының ИТ координаторы Райнур Хәсәнов киләчәктә төрле университетлар белән элемтә урнаштырып, аларның бакалавриат, магистратура һәм аспирантура программаларын тулысынча татар теленә тәрҗемә итеп, системага күчереп, диплом бирү мөмкинчелеген тудырасы килүен әйтте.

«Татарстанда милли үзенчәлек, мохит бар. Аны үстерер өчен, „Ачык университет“ проекты кирәк. Татарстанда күп инвестицияләр булу зарур. Лидерларыбызның яхшы сәясәте бизнес өчен уңай шартлар тудыра. Аның нигезе — милли үзенчәлектә. Әмма ул юк. Шуның өчен милли университет кирәк дип саныйм», — диде Райнур Хәсәнов.

Программа ике өлештән торды. ТED форматында кыска мотивацион чыгышлар тәкъдим ителде. Филолог Эльза Нәбиуллина «Тел активизмы» темасы буенча татар телен заманча өйрәнү ысулларын күрсәтте, татар КВН лигасы мөхәррире Руслан Харисов «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасы турында, андагы татарча юмор һәм стереотипларны аңлатты.

«Сәләт» клубы президенты Тимерхан Шәйхетдинов «Татарча Википедия» проекты, блогер Айнур Әхмәтов «Акча эшләү һәм шәхси үсеш ысулы буларак блогинг» темасы буенча татарлар өчен Маслоу пирамидасы һәм продюсер Ильяс Гафаров татар музыкаль лабораториясе, беренче татарча инди-лейбл Yummy music production хакында сөйләде.



Галерея: Татар студентлары очрашуы
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100