news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яшәүче татар малае Россиянең дөнья тирәли иң яшь сәяхәтчесе дип табылган

Дөнья тирәли сәяхәт иткәндә Радамирга әле ике яшь тә тулмаган булган.

Казанда яшәүче татар малае Россиянең дөнья тирәли иң яшь сәяхәтчесе дип табылган
Рөстәм Казанбаев

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Казанда яшәүче 2 яшьлек Радамир Казанбаев, дөнья тирәли сәяхәт иткән иң яшь кеше буларак, Россиянең рекордлар китабына кертелгән. Бу хакта «Татар-информ”га аның әтисе Рөстәм Казанбаев хәбәр итте.

«"Россиянең рекордлар китабы"ның экспертизалар бүлеге тәкъдиме буенча, 25 декабрьдә «Радамир белән дөнья тирәли» медиа проектының төп герое дөнья тирәли авиасәяхәт иткән иң яшь кеше дип табылды», — диде Рөстәм Казанбаев.

Радамирның әтисе әйтүенчә, сәяхәт 2019 елның 9 августыннан 1 сентябрьгә кадәр дәвам иткән. Сәяхәт тәмамланганда Радамирга 1 яшь һәм 364 көн булган.

Радамир әтисе Рөстәм һәм әнисе Лиана белән сәяхәт иткән. Рекордлар китабы өчен бөтен шартлар үтәлде, ди Рөстәм. Дөнья тирәли сәяхәтнең төп шарты — барлык сәгать поясларында булу, экваторны ким дигәндә ике тапкыр үтү. Сәяхәтчеләр Казаннан Төркиягә, аннан Бразилия, Колумбия, Эквадор, Перу, Мексикада булганнар. Мексикадан Япониягә, аннары Кытай, Казахстанда булып, Казанга кайтканнар.

Бала кеше сәяхәттә катнашкан дип табылсын өчен ул билгеле бер роль үтәргә, «багаж» функциясендә булмаска тиеш. Рөстәм әйтүенчә, сәяхәттә катнашучылар балалар шушы пункт буенча рекордка үтә алмаган. Бу сәяхәттә Радамир үзенең инстаграмын алып барган һәм үзенең чемоданын үзе күтәреп йөргән.

«Хәзер Европа һәм Гиннесс рекордлар китабына керергә тырышачакбыз», — диде Рөстәм.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100