news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханә Кытайдагы татар кызының бер гасыр элек язган көндәлеген тәрҗемә итә

«Смена» үткәргән Кышкы фестиваль кысаларында 5 сыйныфта укыган Халидә Ваһапова истәлекләре кириллицага күчерелә һәм рус теленә тәрҗемә ителә.

Милли китапханә Кытайдагы татар кызының бер гасыр элек язган көндәлеген тәрҗемә итә
Рамил Гали

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Милли китапханәдә «Смена» үткәргән Кышкы фестиваль кысаларында өч татар кешесе алып барган көндәлекләрне уку, кирилл графикасына күчерү һәм аны рус теленә тәрҗемә итү буенча лаборатория эшли.

«Мисал өчен, бишенче сыйныфта укыган Халидә Ваһапова көн саен нәрсәләр булганын теркәп барган. Бер яктан карасаң, анда тирән фикерләр дә юк кебек. Шулай да, анда татар гаиләсенең көнкүреше яктыртыла. Иртән торып чәй эчкәннәр, сабакка барганнар, анда Коръән укыганнар. Өенә кайткач, иптәш кызлары белән урамга уйнарга чыккан», — ди Мукдендагы (Кытай) татар эмигрантларының кызы турында ТР Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин.

Бу көндәлекне 2014 елда Анкарада яшәүче Әхмәт Кушат Языҗыоглу дигән кеше тапшырган. Аның әнисе Сүрәя ханым — Хуҗиәхмәт Ваһаповның кызы. Ул чыгышы белән Татарстанның Әгерҗе районыннан була, октябрь инкыйлабына кадәр сәүдәгәрлек белән шөгыльләнә. Революциядән соң Кытай якларына юл тота. 1930 еллар башында Токиога күченәләр һәм шунда татар җәмәгатьчелеген җитәкли, соңыннан алар Төркиягә күченә.

«Шәрәфетдин Ногман улы истәлекләре 1950 еллар уртасында язылган. Автор 1883 елда Татар Тау иле (Ходяшево) авылында (хәзер ТР Питрәч районы) урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Ул мәдрәсәдә укуын, тегүчелеккә өйрәнүен, Пермьгә китеп, приказчик булуын яза. Совет чорында фотограф та булып эшләгән. Язма безгә шагыйрь Хәсән Туфан архивы белән керде. Ихтимал, ул аның танышы булгандыр», — диде Айрат Заһидуллин.

Гыйльмулла Гыйбадулла тарафыннан 1928 елда язылган хатирә аның балачактагы вакыйгаларына багышлана. «Ул иптәшләре белән уйнап йөрүе, Сабантуй вакытында кунакларның килүе, авыл капкасыннан кергәндә төрле төстәге прәннек һәм җимешләр бирүләрен, йомырка җыеп йөрүләрен, олырак малайларның тартып алып, сатып, шул акчага кәнфит-прәннек алуларын, авыл мулласында укуын тасвирлый», — диде белгеч.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры урынбасары Ирек Һадиев сүзләренчә, өч кулъязма кирилл графикасына күчерелеп, редакцияләнгәннән соң, китап булып басылып чыгачак. «Язмаларны күчерү җиңел эш түгел, һәр кешенең үз язу бормасы бар, ихтимал, кайбер сүзләр яки хәрефләр төшеп тә калгандыр. Алар Татарстан Милли китапханәсендә сакланачак», — дип искәртте ул.

Айрат Заһидуллин татарны китаплы халык булуын әйтте. «Һәр татар гаиләсендә Коръән китабы сакланган», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Татар кешесе көндәлекләр алып барган. Безгә язучы Галимҗан Барудиның көндәлеге билгеле, хаҗнамә, сәяхәтнамә кебек язмалар популяр булган», — диде Заһидуллин.

Айрат Заһидуллин бүгенге көндә 60 меңнән артык чыганак саклануын әйтте. Моннан тыш, биш меңнән артык кулъязма бар, аларның күбесе археографик экспедицияләр вакытында тупланган. «Оренбург, Башкортстан, Марий Эл, Чувашия, Түбән Новгород, Пензада булдык. 2015 елдан Татарстан районнарында эшлибез», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100