news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Телевидение дикторы Рөстәм Нәбиуллин «Татарлар» тапшыруын алып барачак

ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, легендар алып баручы Рөстәм Хөснулла улы Нәбиуллин – Татарстан телевидениесенең чишмә башында торган кешеләрнең берсе.

Телевидение дикторы Рөстәм Нәбиуллин «Татарлар» тапшыруын алып барачак
tnv.ru

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Танылган алып баручы Рөстәм Нәбиуллин 28 елдан соң телевидениегә әйләнеп кайтты. Ул «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарлар» тапшыруын алып барачак. Бу хакта «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, легендар алып баручы Рөстәм Хөснулла улы Нәбиуллин – Татарстан телевидениесенең чишмә башында торган кешеләрнең берсе.

Ул әлеге һөнәрдә тәүге адымнарын Лениногорск телевидение студиясендә ясаган. Аның гомеренең 56 елы телевидение белән бәйләнгән. Күпьеллык тәнәфестән соң ул янә «үз йорты»на кайтты. «Татарлар» тапшыруының беренче чыгарылышында ул моннан берничә ел элек телевидениенең нинди булуы, телевизор аклы-каралыдан төслегә әйләнсен өчен бик озак тырышырга туры килүе хакында сөйләде.

  • 1968 елдан ул «Безнең як яңалыклары» программасын, шулай ук балалар, әдәби һәм музыкаль тапшырулар алып бара. 1968 елның мартында Казан телевидение студиясе директоры итеп билгеләнә, тиздән «Татарстан» дәүләт телерадиотапшырулар компаниясенең программалар дирекциясен җитәкли. Рөстәм Хөснулла улы төрле елларда «Яңалыклар», «Татарстан», «Идел» программаларын алып бара.

Рөстәм Нәбиуллин күп тапкырлар Г.Тукай һәйкәле янындагы шигырь бәйрәме, 1 Май һәм 7 ноябрьгә багышланган демонстрацияләрнең туры трансляциясен алып барды. Узган гасырның 70нче елларында тамашачылар яратып караган «Районнар эстафетасы» программасының алыштыргысыз алып баручысы булды.

Рөстәм Хөснулла улы, «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» ҖЧҖнең сәнгать советы әгъзасы буларак, телевидение үсешенә зур өлеш кертә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100