news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лина Арифуллина: Милләтем белән бәйле һәр әйберне яратам

Быелгы «Татар җыры» эстрада фестиваленең режиссеры - Лина Арифуллина.

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «ТЭФИ», «Овация» премиясе иясе, «Татар җыры» эстрада фестиваленең режиссеры Лина Арифуллина милләте белән бәйле булган һәр әйберне яратуын белдерде.

«Минем өчен ул саф һава сулаган кебек», — диде ул «Татар җыры» эстрада фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә.

«Җаваплылык зур, берсүзсез. Иң мөһиме - бердәм концепция булдыру. Концерт кына куясы килми, музыкаль спектакль оештырасы килде. Номерлардан алып, логотипларга кадәр ничек буласы уйланылды», — диде ул фестивальнең эчтәлеге турында.

Лина (чын исеме Линура) Арифуллина 1963 елда Мәскәүдә туган. Актриса, режиссер, продюсер, тапшырулар авторы. Аларның иң танылганнары - «Фабрики звезд»ның беренче чыгарылышлары һәм «СТС зажигает суперзвезду» тапшыруы. «Корпорация звезд» китабы авторы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100