news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Уразаев: Милли ашлар юнәлешендә зурдан эш итәргә кирәк

«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында татар халык ашларына багышланган күргәзмә оештырыла.

Фәрит Уразаев: Милли ашлар юнәлешендә зурдан эш итәргә кирәк
архив /Александр Эшкинин

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татар милли ашлары юнәлешендә киң колачлы эш алып бару кирәк. Бөтендөнья татар конгрессының татар эшмәкәрләре белән эш комитеты башлыгы, Татар эшмәкәрләре ассоциациясе башкаручы директоры Фәрит Уразаев шулай дип саный. Бу хакта ул бүген «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XIV форумына багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

Форум кысаларында татар халык ашларына багышланган күргәзмә оештырылачагы турында хәбәр ителде.

«Кызганычка каршы, бу юнәлештә профессиональ дәрәҗәдә Фәннәр академиясе дә, уку йортлары да шөгыльләнмәгән. Шәхси кешеләр тарафыннан эшләнгән шактый гына эшләр бар. Форум кысаларында татар халык ашлары күргәзмәсенә китаплар җыя башлаган идек, баксаң, андый китаплар күп түгел икән. Бу юнәлештә зурдан алынып эш итәргә кирәк», — диде Фәрит Уразаев.

Ул бүгенге көндә төбәкләрдә хәләл юнәлештә татар рестораннары, татар кафелары, хәләл продукция җитештерүче эшмәкәрләр яшәгәнен искәртте.

«Аларны туплау, бу эшчәнлекне хәрәкәт дәрәҗәсендә күтәрү кирәк. Бу бер көнлек акция генә булырга тиеш түгел. Киләчәктә татар ашлары буенча аерым бер формада чара узарга тиеш дигән фикердә торабыз. Заманында татар төбәк тарихын язучыларның хәрәкәтен дә шулай башлап җибәргән идек», — ди Уразаев.

Ул форумга килүче эшмәкәрләрне Лаеш районына «Рамай» хуҗалыгына алып барачакларын әйтте. «Шәһәрдә туып үссә дә, авыл җиренә чыгып бизнесын оештырган. Икенчедән, дөньяга карашын хәләл индустрия буларак нигезләгән. Өченчедән, бу юнәлештә нинди яңа технологияләр бар, үз хуҗалыгында шуларны куллана. Аның тәҗрибәсе башка төбәкләрдән килгән фермерлар өчен дә файдалы булыр», — дигән фикердә Фәрит Уразаев.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100