news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«ШАЯН ТВ» балалар телеканалы Төркия мультфильмнарын татар телендә күрсәтәчәк

«ШАЯН ТВ» өч ел дәвамында ун меңнән артык сериалны тавышландырган.

«ШАЯН ТВ» балалар телеканалы Төркия мультфильмнарын татар телендә күрсәтәчәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «ШАЯН ТВ» балалар телеканалы Төркиядә төшерелгән мультипликацион сериалларны татар телендә тавышландырып күрсәтәчәк.

«Хәзерге вакытта без Америка, Англия, Бразилия илләре белән тыгыз эшлибез. Күптән түгел генә Төркия телеканалы безнең белән элемтәгә чыкты. Киләчәктә Төркия мультипликацион сериалларын да татар телендә күрсәтергә планлаштырабыз», — дип сөйләде «ШАЯН ТВ» каналының алып баручысы, дубляж студиясе мөхәррире, режиссеры Илназ Сибгатуллин.

Аның сүзләренчә, «ШАЯН ТВ» каналының дубляж студиясе өч ел дәвамында ун меңгә якын сериалны тавышландырган. «Контентны тавышландырганда без күп тавышлы ысулларны кулланабыз, ягъни бер тавышны гына түгел. Хәзер күбрәк тулы метражлы мультфильмнарга басым ясыйбыз. Без аларны ай саен күрсәтергә тырышабыз», — ди ул.

Күптән түгел генә «ШАЯН ТВ» танылган «Лунтик» һәм «Барбоскины» сериалларын татар телендә күрсәтә башлады.

«Социаль челтәрләргә балалардан бик күп хатлар килде, алар тавышландыруда катнашырга тели. Без үзебезнең студиядә тәрҗемәчеләр һәм дубляж актеры мәктәбен булдырдык. Каналның алып баручылары һәм килгән балалар Татарстанның атказанган артистлары белән бергә мультфильмнарны тавышландыра ала», — диде ул каналның өч еллыгына багышланган матбугат очрашуында.

news_right_1
news_right_2
news_bot