news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиядә татар мәдәнияте турында күргәзмә ачылды

Биредә көнкүреш әйберләре, милли кием-салым, савыт-саба, бизәнү әйберләре, декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре тәкъдим ителгән.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Сарапул музей-тыюлыгының туган якны өйрәнү музеенда татар халкы тарихына һәм мәдәниятенә багышланган «Татарларда кунакта» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Бу хакта «Татар-информ»га Сарапул музее директоры Сабина Креклина хәбәр итте.

«Экспозиция өлкән һәм яшь буын игътибарын җәлеп итә. Тарихи белем бирү кысаларында әлеге күргәзмәне бик күп кеше карар дип өметләнәбез», — дип сөйләде Креклина.

Татарлар саны буенча Удмуртиядә яшәүче этнослар саны буенча өченче урында тора. Экспонатлар Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән.

«Татарларда кунакта» күргәзмәсе 200 әйбердән тора. Аңа XIX гасыр ахыры — XX гасыр башындагы бай этнографик материал керә. Биредә көнкүреш әйберләре, милли кием-салым, савыт-саба, бизәнү әйберләре, декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре тәкъдим ителгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100