news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихчы Радик Исхаков: Сан ягыннан күп булганда гына без сорый һәм таләп итә алабыз

Тарихчы җанисәп вакытында беренче урында татар телен күрсәтергә өндәде.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының керәшеннәрнең һәм нагайбәкләрнең тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү бүлеге мөдире Радик Исхаков фикеренчә, сан ягыннан күп булганда, халык сорый һәм таләп итә ала.

«Җанисәп безнең өчен бик мөһим. Татарларның күпме булуын, кайда яшәвен, телне ни дәрәҗәдә әйбәт белүне аңларга кирәк. Ихтыяҗларга килгәндә, сан ягыннан күп булганда гына без сорый һәм таләп итә алабыз. Хәзер без икенче урында торабыз. Халыкны бүлгәләү, юкка чыгуга гына китерә, соңыннан тел юкка чыга. Тарихи яктан, ул төркемнәрнең тамыры, тарихы бер. Фәнни яктан сораулар юк, сәясәт — икенче эш», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Тарихчы татар дип язылырга һәм беренче урында татар телен күрсәтергә өндәде.

«Телне беренче урында күрсәтүнең дә мәгънәсе бар. Татар кешесе беренче урынга рус телен куйса, әйбәт күренеш булмас. Үзебезнең тамырлар, мәдәният турында онытмаска кирәк. Татарларның горурланырлык мирасы бар. Тел югала дигәндә тарихи истәлек зур роль уйный. Татарлар — тирән традицияле, мәдәниятле, белемле халык», — ди тарихчы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100