news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кемерово өлкәсендә «Каз өмәсе» бәйрәмен үткәрделәр

Коллективлар үзара каз мымыгы йолку һәм каз итен эшкәртү осталыгында ярышты.

Кемерово өлкәсендә «Каз өмәсе» бәйрәмен үткәрделәр
Бөтендөнья татар конгрессы

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Кемерово өлкәсенең Осинники шәһәре татар автономиясе Междуреченск каласы татар хатын-кызлары һәм Новокузнецкиның «Ак калфак-Нур» иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән берлектә «Каз өмәсе» традицион йола бәйрәмен үткәрде.

Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте Новокузнецкиның «Ак калфак-Нур» оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Гайнетдиновага сылтама белән хәбәр итә.

Коллективлар үзара каз мамыгы йолку һәм каз итен эшкәртү осталыгында ярышты. Чара татар халык җырларын башкару белән үрелеп барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100