news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илнур Миргалиев: Татарның тарихы яхшы өйрәнелгән, уйнап кына халыкны бүлеп булмый

Тарихчы җанисәпнең тарих, дәүләт өчен бик мөһим булуын ассызыклады.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев фикеренчә, татар халкының тарихы бик яхшы өйрәнелгән һәм аны җиңел генә бүлеп булмый.

«Бүген безнең милләт алдында ассимиляция, демография проблемасы тора, шулай ук ясалма проблемалар да бар: безне бүләргә тырышалар. Хәл мишәрләрне аеруга кадәр килеп җитте. Без уяу булырга, барысын да күрергә тиеш. Тарихи яктан да татарның асылы җентекләп аңлатыла. Татарны болай уйнап кына бүлеп булмый, халкының тарихы бик яхшы өйрәнелгән. Безнең халыкка җиткерерлек контент та җитәрлек, шуңа күрә тарихны өйрәник, бергә булыйк, татар дип язылыйк», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул шулай ук җанисәпнең тарих, дәүләт өчен бик мөһим булуын ассызыклады. «Аның нигезендә күп карарлар да кабул ителә», — ди тарихчы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100