news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Татар мәдәнияте үзәгендә иҗади сезон ачылды

Чара Мәскәүдәге катлаулы санитар-эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып, тар даирәдә үтте

Мәскәүдә Татар мәдәнияте үзәгендә иҗади сезон ачылды
http://tatar-congress.org

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә Татар мәдәнияте үзәгендә иҗади сезон ачылышы узды. Үзәктә шөгыльләнә торган җыр һәм бию коллективлары җитәкчеләре һәм әгъзалары өчен традициягә әверелгән бу чара, Мәскәүдәге катлаулы санитар-эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып, тар даирәдә үтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Чарада Мәскәү татарлары автономиясе башлыгы Фәрит Фарисов, Татарстан Республикасының Вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин, Татар мәдәнияте үзәге директоры Әнвәр Хөсәенов чыгыш ясады. Алар Мәскәүдәге иң борынгы татар мәдәният учреждениесе хезмәткәрләренең һәм артистларының башкала татарларының рухи мирасын саклап калуга һәм арттыруга керткән зур өлешләрен билгеләп үтте.

Чыгыш ясаучылар коллектив җитәкчеләрен яшьләрне актив җәлеп итәргә өндәде.

Иҗат коллективлары җитәкчеләре һәм әгъзалары «Нур» фольклор ансамбле җитәкчесе Алсу Фәтхуллинаны «Казан сөлгесе» Халыкара фестиваль-конкурсында лауреат булуы белән дә тәбрикләде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot