news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юто Хишияма: Татар теле нигә кирәк дию – үги әни исән һәм бай, дию белән бер

КФУ магистратурасында татар телен өйрәнгән япон галиме социаль челтәрдә татар телен укыту буенча белдерү ясады.

(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”). КФУ магистратурасында татар телен өйрәнгән япон галиме социаль челтәрдә татар телен укыту буенча белдерү ясады.

"Рус теле уңайлырак. Татар теле нигә кирәк?" - дип әйтү - хастаханәдә яткан үз әниеңә: "Үги әни исән һәм бай. Ул миңа бик күп мөмкинлек бирә. Син инде миңа кирәкмисең," - дип әйтүгә тиң. Ана телең авырый. Аны яратмаучылар юрганын тартып алырга җыена. Син аны карап кына торасыңмы?” - дип яза Юто фейсбуктагы аккаунтында.

Искәртеп үтик, Юто Хишияма, 2014 елда татар теле олимпиадасында җиңеп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бүләген – КФУ магистратурасында уку хокукын алды. Ул аңа кадәр ике ел татар телен өйрәнгән иде. Хәзерге вакытта Юто Токиода яши, татар телендә постлар яза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100