Гүзәл Габдрахманова XII Бөтенроссия җәйге авыл спорт ярышларында җиңү яулаган

"Татар кызы-2018" матурлык һәм сәләтлелек бәйгесенең Татарстан этабы җиңүчесе механизаторлар арасында беренчелекне алган.
(Казан, 12 август, "Татар-информ"). "Татар кызы-2018" Халыкара матурлык һәм сәләтлелек бәйгесендә Татарстанны тәкъдим итәчәк Гүзәл Габдрахманова Хll Бөтенроссия җәйге авыл спорт ярышларында җиңү яулаган. Бу хакта Гүзәл Габдрахманова социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.  Гүзәл Габдрахманова Курск шәһәрендә үткәрелгән Бөтенроссия җәйге авыл спорт ярышларында механизаторлар арасында беренче урынга лаек булган.