news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбул университеты галиме Ильяс Камаловны Төркия Президенты бүләкләде

Ульяновск дәүләт университетын тәмамлаган Ильяс Камалов хәзер Төркиядә укыта.

Истанбул университеты галиме Ильяс Камаловны Төркия Президенты бүләкләде
https://tatar-congress.org

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Ульяновск Мәләкәс районы Филип авылында туып үскән, хәзер Истанбул шәһәре университетында белем бирүче профессор, тарих фәннәре докторы Ильяс Камалов Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган кулыннан бүләк алды.​

«Алтын Урданың Руська йогынтысы» дип исемләнгән фәнни монографиясе өчен Ильяс Камаловны «Фән үсешенә ярдәм күрсәтү» фондының медале белән бүләкләделәр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Ульяновск дәүләт университетын уңышлы тәмамлаган Ильяс Камалов 2008 елда шушы тема буенча үзенең докторлык диссертациясен яклый. Шуннан соң диссертациясе нигезендә китап бастырып чыгара. Аннары әлеге китапны рус теленә тәрҗемә итә һәм аны Татарстанда нәшер итү бәхетенә ирешә.

Галимнең фәнни тикшеренүләре Россия, Төркия һәм Иран архивларында саклана торган тарихи документларга нигезләнә. Китапта Алтын Урданың Русь дәүләтенең сәяси, экономик, дини һәм мәдәни тормышына йогынтысы сурәтләнә.

«Алтын Урда заманында рус шәһәрләре үсеш юлыннан бара, кырчылык эшчәнлеге арта, сәүдә өлкәсе җанлана. Шунысы аеруча игътибарга лаек: нәкъ менә шул вакытта салымнардан тулысынча азат ителгән Рус православие чиркәве үзенең йогынтысын сизелерлек дәрәҗәдә көчәйтә, Мәскәү кенәзләренә булыша, халыкны бергә туплауга ирешә һәм шул рәвешле рус җирләрен католизацияләүдән коткарып кала», — дип яза фән докторы

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100