Алтай Республикасында татар-башкорт диаспорасы вәкилләре “Мирас” берләшмәсен рәсмиләштерә

Моңа кадәр рәсмиләштермәү финанс кыенлыклары белән бәйле, ди берләшмә җитәкчесе.

(Казан, 10 июль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Алтай Республикасының Горно-Алтайск шәһәрендә 25 ләп татар һәм башкорт кешесе яши. Алар “Мирас” берләшмәсе белән берлектә милли йолаларны, ризыкларны, җыр-биюләрне яңа буынга тапшыралар. Әмма татар-башкорт диаспорасы вәкилләре “Мирас” берләшмәсен әлегә кадәр рәсмиләштерә алмаган. Берләшмә җитәкчесе Әминә Мөлекова моны финанс кыенлыклары белән бәйләп аңлата.

Әминә Мөлекова Горно-Алтайскта 25 татар һәм башкорт яшәве турында әйтте.

“Мин 9 ел элек Горно-Алтайск шәһәренә килдем. Монда килгәч, мин татарларны һәм башкортларны эзли башладым.  Бу шәһәрдә әлеге милләт вәкилләрен барлыгы 25 кеше таптым. Араларында бер йортта торып, бер-берсенең татар икәнен дә белмәгән кешеләр булып чыкты. Башкортлар 1-2 кеше генә иде. Аларның да берсе үлде. Башкортлар юк. Соңгы исәпләүләрдән чыгып, Алтай Республикасында 420 татар һәм башкорт яши”, - диде ул.

Әминә Мөлекова сүзләренчә, бу шәһәрдә бары тик өлкән кешеләр генә яши. Татарлар, башкортлар аз булу сәбәпле, алар руслар яки алтайлар белән гаилә корырга мәҗбүр булганнар.

“Горно-Алтайскта өлкән кешеләр генә яши, дип әйтеп була. Совет чорында монда институтлар, көллиятләрне бетереп, хезмәткәрләрне җибәргәннәр. Шул кешеләр күбесе алтайларга, русларга кияүгә чыкканнар. Монда күпчелеге шундый халык яши”, - дип сөйләде берләшмә җитәкчесе.

“Без әлегә рәсми рәвештә теркәлә алмадык, чөнки безнең спонсорларыбыз юк. Барсы да акчагә барып тоташа. Үзебезнең көч белән костюмнар тегәбез. Мин инде, Алла бирса, Казанга баргач, театрларга кереп, исемлектән төшерелгән киемнәрне дә сорап кайтырга уйлап торам”, - ди ул.

Әминә Мөлекова Алтайдагы яшьләрнең татар телен начар белүләре турында әйтте.

“Татар яшьләре бар, әмма алар татар милләтен белмиләр. Татарчаны бары тик 3-4 кеше генә яхшы белә. Татарча белүчеләр юк дәрәҗәсендә. Вакытында русларга, алтайларга кияүгә чыгып, руслашып беткәннәр. Мин үземнең балаларымны, оныкларымны “Мирас”ка йөртергә тырышам”, - ди җитәкче.