Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә татар теле дәресләренә йомгак ясалды
Укучыларга сертификатлар, ə укытучыларга Рəхмəт хатлары тапшырылды.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Рамазан аеның 26нчы көнендә Бөгелмə шәhәренең Үзəк мəчетендә татар теле дəреслəре укытуга йомгак ясалды. Иң элек укучылар белəн үткəннəрне кабатлауга, телне күпме дəрəжəдə үзлəштерə алуларын күздə тотып, командаларга бүленеп уен-дəрес үткəрелде.
Укучылар бик телəп һəм актив катнашты. Нəтижəлəрдəн бик канəгать булдылар. Килəсе уку елында да шушы дəреслəрнең кабат əйлəнеп кайтуына ышанып, телəк белдереп калдылар. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дəреснең икенче өлешендə Рамил хəзрəт Хөснетдинов укучыларны курсларны уңышлы тəмамлаулары белəн котлады һəм аларга мөфти Камил хәзрәт исеменнән сертификатлар, ə укытучыларга Рəхмəт хатлары тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз