news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия журналында татар әдипләренең Аяз Гыйләҗевкә багышланган әсәрләре басылды

Әсәрләрнең авторлары - Фәрваз Миңнуллин, Марсель Галиев, Ркаил Зәйдулла, Рәмис Әймәт, Хәсән Сарьян.

Төркия журналында татар әдипләренең Аяз Гыйләҗевкә багышланган әсәрләре басылды
Рушания Алтай

(Истанбул, 12 май, «Татар-информ», Рушания Алтай). Татар язучыларының Аяз Гыйләҗев турындагы мәкаләләре һәм үзе белән үткәргән әңгәмәләре Төркиянең «Тәмрин» фикер һәм әдәбият журналында басылып чыкты.

Соңгы санын татар әдибе Аяз Гыйләҗевкә багышлаган басмада урын алган әсәрләрнең авторлары — Фәрваз Миңнуллин, Марсель Галиев, Ркаил Зәйдулла, Рәмис Әймәт, Хәсән Сарьян. Бу язучыларның мәкалә һәм әңгәмәләрен журнал өчен танылган тәрҗемәче Фатиһ Кутлу сайлап алып тәкъдим иткән. 

Төрек журналы Марсель Галиевнең Аяз Гыйләҗев белән 1993 елда үткәргән әңгәмәсенә урын биргән. Анда Аяз Гыйләҗев «Йәгез, бер дога», «Балта кемнең кулында» әсәрләрен язу сәбәпләре, татар әдәбиятының торышы, киләчәге, милләт проблемалары турында фикерләре белән уртаклашкан. «Әгәр мин ГУЛАГ төрмәсендә утырган елларым турында язмасам, башка әсәрләремнең нигезен аңлау кыен булыр иде», — дигән ул. 

Ркаил Зәйдулланың «Аяз ага хатлары» мәкаләсе төрекчә «Хөр рухлы гамьле язучы» дип бирелгән. Мәкалә әдипнең кешелек сыйфатларын ачу белән башланган. Автор А.Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» әсәре белән татар әдәбиятында аерым бер урын алып тотуын, татар әдәбиятының киләчәге өчен борчылуын язган. Ул А.Гыйләҗев каләменнән чыккан әсәрләрне киләчәккә хат дип бәяләгән. 

Язучы Фәрваз Миңнуллин «Балта явызлар кулында» мәкаләсендә А.Гыйләҗев әсәрләренең төп үзенчәлеген аңлаткан, прозасының фикерләргә һәм фәлсәфи уйлануларга бай булуын белдергән. Аны «Дөньяны үзгәртә алмаса да, әдәбиятны үзгәрткән әдип» дип бәяләгән.

«Тәмрин» журналы Хәсән Сарьянның А.Гыйләҗев иҗаты турында 1978 елда язган «Тормышны раслау» исемле мәкаләсен урнаштырган. Шулай ук шагыйрь Рәмис Әймәтнең 2001 елда Аяз Гыйләҗев белән үткәргән әңгәмәсенә дә урын биргән. Ул — мәрхүм әдипнең соңгы әңгәмәсе. Анда А.Гыйләҗев тәнкыйтькә, милли әдәбиятка карата фикерләрен бәян иткән, милләтнең киләчәген мәктәпләрдә күрүен әйткән. Бөтен бу мәкалә һәм әңгәмәләрне Фатиһ Кутлу төрекчәгә тәрҗемә иткән.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100