news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Продюсер Фәнил Вакказов «Сабантуй» журналына онлайн язылган

Фәнил Вакказов балаларны татар итеп тәрбияләргә, татарча укытырга өнди.

Продюсер Фәнил Вакказов «Сабантуй» журналына онлайн язылган
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Без» телеканалы продюсеры Фәнил Вакказов «Сабантуй» журналына онлайн язылган. Бу хакта ул үзенең «Instagram» сәхифәсендә сөйли.

«Җайлы заманнар җитте, газета — журналларга өйдән чыкмыйча да язылырга була. Кечкенәдән татар газета-журналларын укып үстем. Балаларны татар телендә тәрбияләргә, укытырга телим. Шуңа күрә „Сабантуй“ журналына язылдым», — ди Фәнил Вакказов үзенең сәхифәсендә.

Фәнил Вакказов балаларны татар итеп тәрбияләргә, татарча укытырга өнди.

«Сез дә язылырга теләсәгез, http://tatmedia.ru/ сайтына үтегез! „Сабантуй“ журналы язылучылары арасында самокат та уйната», — ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot