Римма Ратникова: "Туфан Миңнуллиннар гасырга бер туа"

Туфан Миңнуллин пьесалары буенча куелган спектакльләр җырларыннан төзелгән кичә узды

(Казан, 12 май, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында танылган драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган, аның пьесалары буенча куелган спектакльләрдәге җырлардан төзелгән "Син дә җырла шундыйны" дип исемләнгән чара узды.

Ул Туфан аганың кызы Әлфия Миңнуллина, Туфан ага белән бергә "Сәхнә" журналында эшләгән Зимфира Гыльметдинова тарафынннан оештырылган. Концертта катнашкан артистлар, шагырьләр, сәнгать әһелләре, парламент вәкилләре татарның бөек шәхесләренең берсе булган Туфан Миңнуллин хакында истәлекләр уртаклашып, кичәне тагын да җылы рухлы итте.

Чара Казанның Фатыйма Аитова исемендәге 12 нче номерлы татар гимназиясендә белем алучы Мәдинә Латыйпованың Т.Миңнуллинга дип багышлап язган "Туфан абый турында уйланулар..." шигыре белән башланып китте. "Туфан абый мирасын бергәләп саклыйк!" - дип өндәде ул мөхтәрәм җәмәгатьне. Шуннан соң сәхнәдә Римма Ибраһимова "Әниләр һәм бәбиләр" спектакленнән "Бишек җыры"н башкарды. Әлеге җырны бик күп кеше белүе ачыкланды: залның яртысы диярлек җырчыга кушылып, үзеннән генә көйләп утырды.

Бу кичәдә Туфан ага турында истәлек уртаклашучылар шактый иде. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова шуларны берсе булды. "Гомерләр бик тиз уза. Туфан абыйның китүенә дә 4 ел тула, ә ул һаман безнең арада кебек. Ишекне киереп ачар да олпат гәүдәсе белән, ашыга-ашыга, сессия утырышына килеп керер кебек. Катлаулы мәсьәләләр, бигрәк тә авыл язмышына кагылышлы закон проектларын караганда, күзләрем үзеннән-үзе Туфан абый утырган урынга төшә. Ә ул урында инде башка депутат утыра... Без барыбыз да аны бик юксынабыз, ә парламентка Туфаннар бик кирәк. Ләкин Туфан Миңнуллиннар гасырга бер туа", - диде ул чыгышында.

ТР парламентының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев: "Туфан ага татар халкының бер символы шикелле иде. Без аның белән бик күп җирләрдә булдык. Миңа Туфан җитми, миңа гына түгел, Дәүләт Советына, гомумән, татар халкына бүген Туфан җитми", - дип Туфан
аганы юксынуын яшермәде һәм аның белән чит илләргә баргач булган кызыклы вакыйгаларны сөйләп, тамашачыларның кәефен күтәрде.

"Диләфрүзгә дүрт кияү" спектакленнән Диләфрүз җырын махсус әлеге кичә өчен өйрәнгән Айгөл Бариева оештыручыларга рәхмәт әйтеп, концертта яңгыраган җырлар Туфан аша рухына дога булып барсын иде, диде.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Әсхәт Хисмәт "Диләфрүзгә дүрт кияү"дән Җәмил җырын бүләк итте. "Бу спектакль мин әле артист булганчы гөрләп бара иде. 1969 елда, училищеда укыганда, спектакльдә миңа да роль бирделәр. "Диләфрүз" белән кая гына бармадык, Урта Азиягә кадәр барып уйнадык. Спектакль 601 тапкыр куелган", - дип, истәлекләр белән уртаклашты.

Саҗидә белән Амур дуэтын ул Камал театры артисты Зөлфирә Зарипова белән бергә башкарды. Танылган җырчы Флера Сөләйманова исә Туфан аганың яраткан җырларыннан берсе - "Сибелә чәчем"не тамашачылар хозурына тапшырды. Зал аңа бу җырдан соң бик озак кул чапты, "Афәрин!" дигән сүзләр яңгырап торды.

Шагыйрь Флера Тарханова Туфан Миңнуллинга багышланган шигырен укыр алдыннан: "Безгә сирәк очрашырга туры килде, әмма шул аз гына вакыт эчендә дә ул минем күңелемдә зур кеше булып кереп урнашты", - диде.

"Җанкисәккәем" спектакленнән "Урман эчләрендә урман" җыры белән камаллы Раил Шәмсуаров чыгыш ясады.

Зилә Сөнгатуллина, Эмиль Җәләлетдинов, Зөфәр Харисов, Георгий Ибушев, Миңгол Галиев, Фердинанд Сәлахов кебек танылган артистларның катнашуы, аларның Туфан Миңнуллин белән бәйле истәлекләрен барлавы кичәне тагын да ямьләндерде.