news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Көмеш кыңгырау» редакциясе 25 еллык юбилеенда Шәүкәт Галиев премиясен тапшырды

Премия икенче тапкыр тапшырыла.

«Көмеш кыңгырау» редакциясе 25 еллык юбилеенда Шәүкәт Галиев премиясен тапшырды

(Чаллы, 12 апрель, «Татар-информ»). «Көмеш кыңгырау» республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы 25 еллык юбилеен бәйрәм итә. Юбилейда газетаның актив авторларына Шәүкәт Галиев исемендәге премия тапшырдылар.

Газетаның баш мөхәррире Резеда Гасыймова авторларның кимемәвен билгеләп үтте. «Балалардан хат алгач, шулкадәр сөенәсен. Аны әйтеп тә булмый. Хәзер аеруча шулай, татарча белүчеләр кимеп барганда», — диде ул.

«Һәр бала артында укытучылар бар», — дип Резеда Гасыймова укытучыларга да рәхмәт әйтте.

Язучы Факил Сафин газетаның социаль функциясе дә бар икәнен билгеләп үтте. Басманың татар телен саклаудагы ролен искәртте. Чаллы мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр бүлеге хезмәткәре Наилә Миначева газетага ярдәм күрсәтелгәнен әйтте һәм киләчәктә дә шулай булачагын искәртте.

Газетага нигез салган Нәсимә Садыйкова «Көмеш кыңгырау»ның эшли башлаган көннәрен искә төшерде, редакциядә дәвамчылык булуын искәртте — һәр редактор үзеннән соң көчле җитәкче, коллектив калдыра икәнен әйтте.

Премия тапшыру тантанасы алдыннан «Татар-информ» агентлыгының баш мөхәррире Рәмис Латыйпов газетаның яшь авторларына журналистика турында мастер-класс үткәрде.

Шәүкәт Галиев премиясе лауреатлары:

Өлкән авторлар арасында:

Мөҗәһит Әхмәтҗанов.

Укучылар арасында — Әнвәр Мөхетдинов, Арча районы, Наласа мәктәбе, 8 сыйныф;

Лиана Габбасова, Әгерҗе районы, Кадыбаш мәктәбе, 10 класс;

Гөлназ Әхмәдиева, Балтач районы, Түнтәр мәктәбе, 10 класс;

Диләрә Кашапова, Чаллы шәһәре, 41 мәктәп, 9 класс.

Шәүкәт Галиев исемендәге премия икенче тапкыр тапшырыла. Приз фонды спонсорлар исәбенә булдырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100